+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда "Дәвамлы һәм актив тормыш” яңа гомумдәүләт проекты старт алды

Республикада «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа гомумдәүләт проектының башлануы турында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.  

Башкортстанда "Дәвамлы һәм актив тормыш” яңа гомумдәүләт проекты старт алдыБашкортстанда "Дәвамлы һәм актив тормыш” яңа гомумдәүләт проекты старт алды
Башкортстанда "Дәвамлы һәм актив тормыш” яңа гомумдәүләт проекты старт алды

Проект соңгы биш елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган киңкүләм эшнең логик дәвамы булып тора. Проектның төп максаты — гомер озынлыгын арттыру, дип ассызыклады Айрат Рәхмәтуллин.

Республикада кече шәһәрләрдә һәм авылларда медицина ярдәмен үстерүгә аерым басым ясарга ниятлиләр. Быел ук Башкортстанда 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда тугыз медицина объектына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

140 зур булмаган медицина объекты да яңартылачак, бу республика халкы өчен беренчел медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттырачак. Медицина оешмаларын техник яктан тәэмин итүгә аерым игътибар бирәләр.

Ел дәвамында беренчел звено медицина оешмалары өчен 4,6 мең берәмлектән артык медицина җиһазы сатып алыначак.
Медицина ярдәменең мобильлеген арттыру өчен, күчмә медицина комплексларын да кертеп, 99 транспорт чарасы сатып алыначак. Бу хәтта иң ерак торак пунктларда яшәүчеләргә дә медицина ярдәмен алу мөмкинлеген бирәчәк.

Фото: Александр Данилов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас