Күпернең мәйданы 205 погон метрдан артык. Подряд оешмасы күпер астындагы эшләрне башкара: юлчылар металл конструкцияләрне тутыктан чистарта, күпернең терәкләрен ныгыта.
Ремонт вакытында юлчылар күпернең бер өлешендә хәрәкәтне чикләде. Транспорт хәрәкәте бер полоса буенча башкарыла һәм светофор белән көйләнә.
– Дәүләкән районында яшәүчеләр әлеге күперне ремонтлауны сорады. Моннан тыш, аның аша җәмәгать транспорты, шулай ук мәктәп автобуслары йөри. Күпердәге трафик - тәүлегенә 1800 автомобиль. Шуңа күрә күпер корылмасын ремонтлау һәм аның буенча хәвефсез йөрүне тәэмин итү мөһим, – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.
Барлык эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru