+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров Бакалыда эш сәфәрендә

Бүген Бакалы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетның мәдәният учреждениеләре һәм социаль объектлары эше белән танышты.

Радий Хәбиров Бакалыда эш сәфәрендә
Радий Хәбиров Бакалыда эш сәфәрендә


Ахман авылында төбәк җитәкчесе 1985 елда төзелгән мәдәният йортын карап чыкты. 2020 елда муниципалитетта булып, төбәк җитәкчесе бинаны тиешле хәлгә китерергә кушты. 2022 елда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә яңартылган учреждение иҗат коллективлары, авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачты.
Мәдәният йортын реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 6,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар биналарны, инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлауга, түбәләрне, тәрәзәләрне һәм сәхнәләрне алыштыруга тотылды.

Ахман авыл биләмәсе – күренекле драматург, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Асанбаев һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, атаклы «Кара генерал» Даян Мурзинның туган җире. 2017 елда Ахман мәдәният йортында районыбызның танылган кешеләренә багышланган музей ачылды.
Мәдәният йортында шулай ук модельле китапханә бар, ул Нәҗип Асанбаев исемендәге әдәби үзәк булып тора. Ул 400гә якын кешегә хезмәт күрсәтә, ә әдәбият фондында 10 меңнән артык данә китап бар.

Башкортстан Башлыгы музей һәм китапханә хезмәткәрләре белән аралашты, экспозиция һәм күргәзмәләрне карады. Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе мәдәният учреждениесен ремонтлауның мөһимлеген ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук 2024 елның ноябрендә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ачылган Ахман фельдшер-акушерлык пунктында булды.

Фото: glavarb.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас