+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Тел, мәдәният, сәнгать безне бердәм итә”

Республикада бу өлкәдәге гомумдәүләт проекты уңышлы һәм нәтиҗәле тормышка ашырыла

“Тел, мәдәният, сәнгать безне бердәм итә”“Тел, мәдәният, сәнгать безне бердәм итә”
“Тел, мәдәният, сәнгать безне бердәм итә”

Узган ел гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру чорында 11 мәдәният объекты төзелде, алтысы реконструкцияләнде, 100дән артык мәдәният объекты яңартылды һәм капиталь ремонтланды. Алар арасында Сибай концерт-театр берләшмәсе бинасы һәм Башкорт курчак театры кебек зур объектлар да бар. Октябрьский музыка колледжын яңарту да төгәлләнде. Гомумдәүләт проекты нәтиҗәләре буенча мәдәният өлкәсенең 60 мәгариф оешмасы, дүрт театр һәм өч музей заманча җиһазландырылган. 11 автоклуб сатып алынган.

Былтыр Уфа дәүләт циркын рекон­струкцияләүне федераль финанслау белән тәэмин итә алганнар. Объектта эшләрне 2026 елда башлау планлаштырыла.
Шулай ук Уфада Музыка йорты төзү турында карар кабул ителде, анда мәдәният эшлеклеләре якты иҗади идеяләрне уңышлы тормышка ашыра алачак.
Башкортстанда милли мәдәниятләрне саклау буенча зур эш алып барыла. Бишбүләк районында Мордва тарихи-мәдәни үзәге эшли башлады. Тәтешле районында Удмурт тарихи-мәдәни үзәген төзүнең беренче этабы тәмамланды, ул быел ачылачак. Ә тагын бер елдан Авыргазы районындагы Чуваш үзәге ишекләрен ачачак.
Башкорт теле һәм Милли кием көннәренә Курай көне һәм Милли бию көне өстәлде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә Башкортстан Дәүләт курайчылар ансамбле төзелде. Монда Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның ярдәме дә зур булды. Дәүләт ансамбле Башкортстан дәүләт филармониясе базасында эшли. Яңа коллектив өчен курайчылар сайлап алуда бөтен республикадан 250 кеше катнашты, алар арасыннан иң яхшылары сайланды. Хәзер ансамбльдә 22 музыкант бар. Аларның күбесе, курайда оста уйнаудан тыш, җырлый, бии. Коллективта барлык башкаручылар да югары һөнәри белемгә ия. Коллективның беренче гастроль туры узды. Киңкатлам тамашачылар, бигрәк тә балалар һәм яшьләр өчен коллектив патриотик рухны һәм Ватанга мәхәббәт хисен үстерүгә юнәлтелгән концерт программасы әзерләп күрсәтте. Максаты – республикада яшәүчеләрдә милли музыкага һәм тради­цияләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Узган ел беренче тапкыр рәссамнар, милли кием осталары бергә очрашты. Белгечләр һәм галимнәр өч томда башкорт костюмы каталогын төзи башлаячак.
Былтыр “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы ярдәмендә авылда яшәүче 30 яшь белгечкә ярдәм күрсәтелгән. Башкортстан бу проектны илдә беренчеләрдән булып эшләтеп җибәрде. Быелдан программа федераль финанслау исәбенә киңәйтеләчәк. Шулай ук 74 мәдәният белгеченең торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Быелдан башлап Уфа дәүләт сәнгать институтына музыка, театр, рәсем һәм хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен ел саен 30 миллион сумлык грантлар биреләчәк.
Башкортстан креатив индустрияләрне үстерү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы белән тыгыз эшли. Өстенлекле юнәлешләр – кино һәм анимация, милли кәсепләр.
Республика Башлыгы грантлары буенча кинематографистлар өчен эш җайга салынган. Креатив индустрияләрнең өч мәктәбе ачылды. Иҗади бергәлек белән берлектә әлеге мөһим юнәлешне үстерү концепциясе эшләнә.
– Креатив индустрияләр белән шөгыль­ләнүчеләрнең барысы да мәдәнияткә турыдан-туры мөнәсәбәттә. Бу – аниматорлар һәм кинематографистлар, музыкантлар, фоторәс­самнар, колачлы ивент-проектлар булдыручылар. Без аларга һөнәри яктан, шул исәптән аларның проектларын акчага әйләндерү, безнең икътисадка тулаем кертүдә дә ярдәм итәргә тиеш. Креатив индустрия һәм анимацион кластер мәктәпләренең бурычлары нәкъ менә шушылар. 2025 елга планнарда – Уфада кире кайтарылган исемнәр музеен ачу, Салават районында Салават Юлаев музеен рекон­струкцияләү, Федоровка районы мәдәният йортын модернизацияләү, Мәчетле районының Яңа Мөслим һәм Белорет районының Зөя авылларында күпфункцияле мәдәният йортларын төзеп бетерү. Нәкъ менә тел, мәдәният, рухият безне бердәм халык итә, казаныш­ларыбызның һәм җиңүләребезнең нигезен билгели, – диде Радий Хәбиров үзенең чыгышларының берсендә.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас