2025 елның гыйнварының беренче ике атнасында бу автомобильләрдә табиблар инде 50дән артык күчмә эш башкарган. Русия җитештерүенең заманча машиналары киң мөмкинлекләргә ия. Аларның багаж бүлегендә компактлы носилка урнаштырылган, кирәк була калса, аны авыруны медицина учреждениесенә илтү өчен кулланырга мөмкин.
Туймазы үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Гәрәев сүзләренә караганда, әлеге автомобильләр участок табиблары эшендә мөһим роль уйный. Алар аз мобильле пациентларга өйләренә хезмәт күрсәтү, лабораториягә биологик материалларны һәм халыкка дару препаратларын китерү өчен алыштыргысыз.
Фото: национальныепроекты.рф