+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстанда 211,5 чакрым юл ремонтланган

Бу мөһим эшләр гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Башкортстанда 211,5 чакрым юл ремонтланган
Башкортстанда 211,5 чакрым юл ремонтланган
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда узган елда 211,5 километрдан артык юл яңартылган.

Шулай ук, бер ел эчендә объектларда капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре барышында 54 километрдан артык озынлыктагы юл төзекләндерелгән.

Туристлык объектларына илтүче юллар арасында республикада 12,7 чакрымда Благовещен-Павловка трассасы яңартылды, бу, 2023 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Шулай ук, эшчеләр 15 чакрымнан артык Уфа - Инҗәр - Белорет юлын яңарткан.

Башкортстанда узган елда Мишкә, Белорет, Кыйгы һәм Тәтешле районнарында 198 погон метрлы алты күпер сафка кертелде.

Фото: Правительство РБ


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас