+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туризм өлкәсе үсештәме?

Башкортстан Республикасы туризмны үстерүгә бүленгән федераль акчалар суммасы буенча Русия субъектлары бишлегенә керде.

Туризм өлкәсе үсештәме?Туризм өлкәсе үсештәме?
Туризм өлкәсе үсештәме?


«Туризм һәм кунакчыллык» яңа гомумдәүләт проекты кысаларында 2025 елга бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме 272,8 миллион сум тәшкил итте, шулардан – 267,4 миллион сумы федераль бюджеттан, 5,4 миллион сумы - республика бюджетыннан. Алдагы ике елга да шундый ук финанслау планлаштырыла.
- Туризм өлкәсендәге гомумдәүләт проекты инфраструктураны үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә төбәкнең мәдәни һәм тарихи мирасын, шулай ук этнографик һәм гастрономик үзенчәлекләрен ассызыклый торган уникаль туристик маршрутлар да булдыра. Бу, үз чиратында, урындагы халык һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудыра, республиканың җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм эчке туризмны үстерүгә ярдәм итә, – дип шәрехләде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
2025 елдан «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада «Номер фонды, инфраструктура һәм яңа тарту нокталары булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Федераль акчалар туристлык инфраструктурасын үстерүгә, вакыйгалы чаралар уздыруга, муниципаль берәмлек территориясендә шәһәрнең туристлык үзәген төзекләндерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә бүлеп биреләчәк.

Грант ярдәменнән Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары шәхси инвестицияләр җәлеп итү шарты белән файдалана алачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас