+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ихатасында музей оештырган

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Гаилә өчен мәдәният» федераль проекты традицион кыйммәтләрне алга этәрүгә юнәлтелгән.

Ихатасында музей оештырганИхатасында музей оештырган
Ихатасында музей оештырган

Шуның бер чагылышы: ата-бабаларыбызның мәдәни мирасын саклау һәм шәхси музейлар ачу. Әйтик, Туймазы районында яшәүче Мәдинә Тимербаева Серафимовка авылындагы үз хуҗалыгында музей оештырган.

Музейда кайчандыр безнең әти-әниләр, әби-бабалар яшәгән йортның интерьеры тулысынча тергезелгән. Панцирлы карават, чигелгән мендәрләр, үзләре тукыган келәм һәм идән паласлары. Каршыда - ачык сары төстәге йомшак ашъяулыклы иске түгәрәк өстәл һәм берничә урындык. Почмакта кулдан ясалган буфет урнаштырылган. Аны Мәдинә Тимербаеваның бабасы ясаган. Ә буфетта - СССР чоры савыт-сабалары. Иң төп экспонат - әтисе 1962 елда Мәдинә дөньяга килгән көнне сатып алган самавыр. Музей буйлап җитен сөлгеләр эленгән. Сүз уңаеннан, музейда җитенне беренчел эшкәртү өчен бик күп җайланмалар: йон, эрләгеч һәм башкалар җыелган.

- Иске әйберләргә мин һәрвакыт ихтирам белән карый идем. Әти-әнием вафат булгач, Туймазы районында үз хуҗалыгымда музей оештырырга булдым. Өстәвенә, төп нигездә иске раритетлар күп иде. Йортка бөтен әйберләр дә сыймады, шуңа күрә без утынлыкны үзгәртеп кордык һәм анда XX гасыр уртасындагы йортның интерьерын тергездек, - дип сөйли Мәдинә Тимербаева.

Музейны тулыландырырга Тимербаевларның танышлары һәм күршеләре ярдәм итә. Югары Троицк авылыннан иптәш кызы Розалия Салихова бик күп борынгы әйберләр, шул исәптән күмердә эшләүче үтүкләрне тапшырган. Туганы музей янында тал агачыннан үрелгән койма урнаштырган. Елның җылы вакытында биредә аеруча рәхәт мохит булачак. Әмма хәзер дә монда ата-бабалар истәлеген һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итүләре күренә.

Фото: "Туймазинские вести"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас