Республика өчен традицион булмаган югары маржиналь кузаклы культураны үстерү Башкортстанның аграр секторы кеременең мөһим мәддәләреннән берсенә әверелә. Узган елда Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1700 тонна «төрек борчагы" экспортлаган. Казахстанга иң күп төялгән — 1450 тоннадан артык. Тагын 176 тонна — Төркиягә, 50 тонна — Кыргызстанга, 20 тоннадан артыгы Әфганстанга экспортланган.
Шушы көннәрдә Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Казахстанга тагын 169 тонна киптерелгән нут экспортлаган. Сайлап алынган «төрек борчагы» үрнәкләре "Россельхознадзор" карамагындагы сынау лабораториясендә Таможня берлеге илләре таләп иткән барлык экспертизаларны узды.
"Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Башкортстан нуты импортер ил таләпләренә туры килә. Фитосанитария сертификатлары бирелде. Продукция Казахстанга озатылды", - диделәр идарәдә.
Исегезгә төшерәбез: илдә Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты - 2030 елга энергетик булмаган чимал товарлары экспортының, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Фото: bashinform.ru