+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан көнбагышы Кыргызстанга китте

Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Кыргызстанга 96 тонна көнбагыш орлыгы экспортлаган, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.  

Башкортстан көнбагышы Кыргызстанга киттеБашкортстан көнбагышы Кыргызстанга китте
Башкортстан көнбагышы Кыргызстанга китте

Орлык пробалары кирәкле лаборатор тикшеренүләр узган. Энтомологик һәм гербологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча май культурасы пробаларында зарарлы карантин организмнар табылмаган.

Башкортстан көнбагышы импортер илләренең карантин фитосанитар таләпләренә туры килә, дип билгелиләр күзәтчелек ведомствосында.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, үткән атнада Башкортстан беренче тапкыр Һиндстанга расторопша экспортлаган.

Билгеле булуынча, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлыек» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла . Аның максаты 2030 елга чималсыз энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.

Фото: “arriah.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас