+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Китапханәчеләр яңа белемнәр ала

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында күп кенә мәдәният хезмәткәрләре белемен арттыра.

Китапханәчеләр яңа белемнәр ала
Китапханәчеләр яңа белемнәр ала
Бишбүләк үзәк китапханәсенең Кош-Елга авылы филиалы китапханәчесе Лира Новикова «Китапханә һәм гаилә» («Иҗади лаборатория») программасы буенча укыган.

Укулар дистанцион рәвештә Пермь дәүләт мәдәният институты базасында, шулай ук Мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү үзәгендә узган.

Курсларда мәдәният хезмәткәрләре китапханәләрнең гаилә белән эшләүнең «Гаилә - китапханә эшчәнлеге объекты буларак», «Китапханәләрнең гаилә белән эшләүдә оештыру-хокукый аспектлары" темасына инновацион формалар һәм ысулларны өйрәнгән. Шулай ук, практик биремнәр үтәгән.

— Без алган белемнәрне китапханә имиджын үстерү, китапханә эшчәнлегенә һәм хезмәт күрсәтүгә игътибар җәлеп итү өчен эштә актив кулланачакбыз, — дип билгели китапханәче Лира Новикова.

Фото: "Башикортстан Хөкүмәте" сайтыннан.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас