-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Кытайга җитеннең зур партиясе озатылды

Башкортстан Кытайга җитен экспортын арттыра.

Кытайга җитеннең зур партиясе озатылды
Кытайга җитеннең зур партиясе озатылды
Әбҗәлил һәм Дүртөйле районнары аграрийлары Кытайга 3909 тонна азык-төлек җитене экспортлады, дип хәбәр иттеләр “Россельхознадзор”ның төбәк буенча идарәсендә.

Майлы культуралы 152 вагон да тиешле контрольне узган. Һәр партиядән лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен пробалар сайлап алынган.

"Энтомологик, гербологик, микрологик һәм гельминтологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча хәвефле карантин организмнары үрнәкләрдә ачыкланмады, — дип ассызыкладылар күзәтчелек ведомствосында. — Идарә тарафыннан аларга 152 фитосанитар сертификат бирелде".

Исегезгә төшерәбез: “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максатлары кысаларында илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Фото:пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: