Бу хакта Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Имин сыйфатлы юллар" проекты ярдәмендә 85 километр юл һәм 794 метр озынлыктагы ике күпер төзелде һәм реконструкцияләнде. Бу объектларның иң эреләре — Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү, Иглин районында Иглин — Кальтовка юлын реконструкцияләү, Дуван һәм Караидел районнарында Бөре – Тазтүбә – Сатка, Уфада 8 март һәм Комсомол урамнары, Воровский урамы башында Агыйдел аша күпер һәм башкалар», — диде Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Фото: пресс-служба минтранса Башкирии