+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Арпаның беренче партиясе Кытайга юлланды

Русия Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан 2025 елда беренче азык-төлек арпасы партиясен Кытайга экспортлады.

Арпаның беренче партиясе Кытайга юлландыАрпаның беренче партиясе Кытайга юлланды
Арпаның беренче партиясе Кытайга юлланды
Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы предприятиесе экспортка 1817 тонна арпа җибәргән, дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә.

Бөртеклеләрнең барлык 70 партиясеннән дә фитосанитар экспертиза үткәрү өчен пробалар алынган. Үрнәкләр "Россельхознадзор" карамагындагы сынау лабораториясендә энтомологик, гербологик, микологик һәм гельминтологик тикшеренүләр узган.

"Сынау нәтиҗәләре буенча зарарлы карантин организмнары ачыкланмады, Башкортстан арпасы импортер илнең фитосанитар хәвефсезлек таләпләренә туры килә", - дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында.

Моңа кадәр Башкортстанның Әбҗәлил һәм Дүртөйле районнары аграрийлары Кытайга 3909 тонна азык-төлек җитене экспортлаган иде.

Фото: "Пресс-служба управления "Россельхознадзора" по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас