Шәһәрләрдә һәм авыл җирендә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, торак пунктларның йөзен яхшырту, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм тергезү – зур финанс инструментлар, көч һәм вакыт таләп итүче күләмле эш. Нәкъ шундый катлаулы эш республика җитәкчелеге һәм район башлыклары тарафыннан эзлекле рәвештә алып барыла. Хөкүмәтнең һәм шәхсән Радий Хәбировның тырышлыгы һәм башлангычлары белән авылларда юллар төзекләндерелә, мобиль элемтә челтәрләре җәелдерелә, белгечләрне авылга җәлеп итүче программалар (авыл тренеры, укытучысы, табибы һәм башкалар) һәм ярдәм чаралары гамәлгә кертелә, аграр тармакка зур игътибар юнәлтелә. Төбәкнең 54 районы һәм аларда урнашкан 943 торак пунктның һәрберсе – үсештә.
Башкортстанда ял итәргә теләк белдерүче туристлар саны арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча, кунаклар республикада 1,5 миллионнан артык тапкыр булган. Чагыштыру өчен: 2010 елда төбәккә туристлар агымы 762,4 мең кеше тәшкил иткән, ә 2018 елда 1,169 миллион булган, ә 943 мең кеше.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туризм инфраструктурасын үстерүне төбәк өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип атады һәм республика халкы һәм кунаклары Башкортстанда ял итә алсын өчен шартлар тудыру бурычын куйды. “Башкортстанның гаҗәеп табигатен мөмкин кадәр күбрәк кеше күрергә тиеш”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Үрнәк өчен: Краснокама районында 500дән артык урта һәм кече эшкуарлык субъекты теркәлгән. Аларның өчтән бере – сәүдә эшчәнлеге, шактый өлеше – авыл хуҗалыгы өлкәсендә, калган өлеше автотранспорт һәм юл яны сервисына карый. Республика җитәкчелеге башлангычы белән туризм өлкәсендә шактый киң ярдәм чаралары җәелдерелгән.
Яшь эшкуарларга гамәлдә булган грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек ярдәм чаралары этәргеч булып тора. Районда Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында “Эшкуарлык сәгате” әледән-әле уза.
Чара кысаларында эшкуар Андрей Иващенконың “Барский дворик” кунак йортының су агызу (канализация) системасын реконструкцияләү һәм эшләвен тәэмин итү инвестпроекты белән башлангычы хупландлы. Проектны гамәлгә ашыру өчен башлангыч этапта оештыру-мәгълүмати ярдәм күрсәтү, инженерлык коммуникацияләрен үткәрү өчен консультация һәм финанс ярдәме турында карар кабул ителде.
Мини-кунакханәгә туристлар ел әйләнәсендә килә. Алар шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә, авылның тарихи истәлекле урыннары белән танышырга, Кама елгасында балык тотарга яки яки гаиләсе белән табигатьтә, әмма уңайлы шартларда вакыт уздырырга теләгән туристлар килә.
Николо-Березовка авылының тарихи өлешендәге “Барский дворик” кунак йорты гына булып калмый, аның базасында социаль әһәмиятле проектлар да гамәлгә ашырыла. Әтисе һәм улы Андрей һәм Дмитрий Иващенко ОВЗлы затлар өчен инклюзив туристик маршрут оештырган. Инклюзив туризм – ул мөмкинлекләре чикләнгән һәм махсус ихтыяҗлары булган кешеләрнең сәяхәтләре өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән махсус юнәлеш. Монда ОВЗлы кешеләр өчен ял максималь уңайлы булсын өчен барысын да вак нечкәлекләргә кадәр карарга кирәк.
Андрей Иващенко “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектының “Туристлык инфраструктурасын үстерү” программасы буенча “ОВЗлы затлар өчен Николо-Березовка сәүдәгәр авылы буенча инклюзив туризм” проекты белән конкурста җиңеп, проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сум күләмендә грант алган.
– Проект, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен дә (әлегә башлангыч этапта сүз ишетү сәләте чикләнгән кешеләр турында бара), Николо-Березовка авылының тарихи өлеше буенча ике көнлек туристик маршрут булдыруны күздә тота. Әлеге проект кысаларында кимендә өч эш урыны булдырырга планлаштырабыз, – диде эшкуар. – Ишетү сәләте чикләнгән затлар өчен махсус мәгълүмат җиһазлары (мәгълүмат стендлары, билгеләре, табличкалары, индукцион элмәкле терминаллар, полиграфик продукция) алынган. Болар барысы да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен генә түгел, ә безнең Краснокама районына туристлар агымын арттыру өчен дә этәргеч булачак дип ышанабыз, – дип сөйли Андрей Иващенко.
Турда катнашучыларны кунакханә комплексында урнаштыру, гид белән йөрү, кунакларны үткән заман атмосферасына тулысынча чумдыруга юнәлдерелгән мәдәни, актив һәм спорт уеннары көтә.
Туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә дә төп темаларның берсе. Шулай итеп, соңгы киңәшмәдә 2024 елда туризм инфраструктурасын үстерү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко хәбәр иткәнчә, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның туристлык тармагы 3,7 миллиард сум алган, шул исәптән федераль акчалар – 1,4 миллиард сум. Дәүләт ярдәме белән иң күп проектларны Уфада, Белорет, Нуриман, Бөрҗән, Баймак, Караидел һәм Әбҗәлил районнарында гамәлгә ашырганнар.
2024 ел нәтиҗәләре буенча глэмпинглар саны 120гә кадәр арткан (шул исәптән 101 – ел әйләнәсендә эшләүче глэмпинглар), яңа кунакханәләр барлыкка килгән. Нәтиҗәдә республикада номерлар фонды 800 берәмлеккә артты. Моннан тыш, инвесторлар тюбинг һәм тау чаңгысы трассаларын ачкан, бау парклары, балалар комплекслары, кышкы һәм җәйге ял итү өчен җиһазлар прокатлау пунктлары булдырган, шулай ук турмаршрутлар, электрон юл күрсәткечләре эшләгән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән туристлар өчен уңайлы мохит тәэмин итү буенча проектларны гамәлгә ашырган, 12 муниципалитетта 28 пляж төзекләндергән.
Зөһрә Гордиенко билгеләп үткәнчә, 2025 елда Башкортстан туризмны үстерүгә 267,4 миллион сум күләмендә бердәм субсидия алган – бу 2024 елга караганда 100 миллион сумга күбрәк. Федераль гомумдәүләт проект кысаларында алынган акчалар суммасы буенча республика Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керде.
2025 елга планнар арасында – Евразия күчмә цивилизацияләр музее территориясенең туристлык инфраструктурасын үстерү, “Башкирский сплав” программасы концепциясен эшләү, номерлар фондын арттыру, Стәрлетамакның туристлык үзәген үстерү.
Фото: kamazori.ru