+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Сәламәтлеккә янә бер адым

Дүртөйле районының Исмаел авылында модульле табиблык амбулаториясе ачылды.

Сәламәтлеккә янә бер адымСәламәтлеккә янә бер адым
Сәламәтлеккә янә бер адым

Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Амбулаториядә тугыз авылдан — Чишмә, Түбән Әлкәш, Югары Әлкәш, Сикәлекүл, Җитемәк, Иске Балтач, Көчергечтә яшәүче 3 меңгә якын кеше дәвалана. Элекке амбулатория 1970 елда төзелгән бинада урнашкан булган.

Яңа бина заманча җиһазландырылган. Терапевт, педиатр кабинетлары, хатын-кызлар бүлеге, прививка ясату, процедура бүлмәләре, көндезге стационар, санузел һәм медикаментлар саклау бүлмәсе бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен керү урынында пандус ясалган.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан медицина учреждениеләре төзелеше «Озак һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча гамәлгә ашырыла. Ул ил Президенты Владимир Путин бшлангычы белән мөмкин булды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас