Акъяр үзәк район дәваханәсе “Озак һәм актив тормыш” яңа гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ЭКГ һәм кан басымын тәүлеклек мониторинглау комплексы алды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Комплекс авыруның йөрәген тәүлек буе күзәтеп тора. Ул электрокардиограмманы, артериаль басымны, сулыш функцияләрен, кандагы кислород дәрәҗәсен терки.
"Мондый тикшеренү табибка йөрәк эше турында гадәти ЭКГга караганда күбрәк мәгълүмат бирә. Бу комплекс ярдәмендә йөрәк ритмы бозылуын, кан әйләнеше белән проблемаларны һәм стандарт тикшеренү вакытында сизелми калган башка мөһим үзгәрешләрне ачыкларга мөмкин. Бу төгәл диагноз һәм дәвалауны дөрес сайлау өчен бик мөһим", - дип билгелиләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Элегрәк хәбәр иткәнчә, Баймак үзәк район дәваханәсе “Озак һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты ярдәмендә өч заманча УЗИ-аппарат алган иде.
Исегезгә төшерәбез, “Озак һәм актив тормыш” гомумдәүләт проектының төп максаты — русиялеләрнең озын гомерлегенең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын — 78 яшькә, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла.
Фото: akyarcrb.ru