Андрей Назаров әйтеп үткәнчә, республикада соңгы 6 елда табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендә җитди эш башкарылган. Төп нәтиҗәләргә ирешелде.
– Без калдыкларны рөхсәтсез күмү, су объектларын пычрату, шулай ук урманнарны саклау белән бәйле тупланган проблемаларны хәл итү белән актив шөгыльләндек. Бу максатларга барлыгы 3,4 миллиард сум юнәлтелгән, шуның 2,9 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары. Проектны 100 процент казаныш белән ябабыз. Федераль үзәк каршындагы барлык йөкләмәләр үтәлде, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Республикада «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 2022-24 елларда Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Күмертау, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре чикләрендә гомум мәйданы 56 гектардан артык һәм күләме 3 миллион куб. метрдан артык булган 6 санкцияләнмәгән каты коммуналь калдыклар чүплеген бетерү гамәлгә ашырылды. Бу максатларга 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 1,5 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән. 468 мең кешенең тормыш сыйфаты яхшырган.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов «Урманнарны саклау» федераль проектының төп бурычына игътибар итте, ул 2024 ел ахырына 100 процент нисбәтендә урманнарның китү һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итүдән гыйбарәт. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Проектны гамәлгә ашыруның 6 елында урман фонды җирләрендә урман тергезү чаралары 93 мең гектарга якын мәйданда үткәрелде, ә урман тергезү һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәтенең уртача балансы 112,5 процент тәшкил итте. Шулай ук 20 тонна урман үсемлеге орлыгы әзерләнгән. План 144 процентка арттырып үтәлгән.
Федераль проект кысаларында урманнарның киселгән һәм һәлак булган кишәрлекләрендә агач утырту буенча гына түгел, ә урман хуҗалыкларының һәм махсуслаштырылган урман янгыннары учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту буенча да чаралар уздырылды.
Проект барышында урман хуҗалыгы эшләрен башкару өчен 300 берәмлектән артык техника, җайланмалар һәм инвентарь, шулай ук 400 берәмлек урман янгыннары техникасы сатып алынган, бу «Урманнарны саклау» проектының техниканы 100 процентка комплектлау буенча максатчан күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итте.
Фото: автор фотосы