Ил президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә республикабызда бихисап чаралар үткәрелә. «Әдәби сишәмбе» проекты кысаларында узган «Күңеленең лабиринтлары буйлап...» шигърият һәм романс кичәсе - нәкъ шундыйларның берсе.
Программаның нигезен Зинфира Әбделмәнова поэзиясе тәшкил итте. Программада Бах, Шуберт һәм Шопен әсәрләре, рус композиторларының романслары, «Бессонница» хор циклы һәм Салават Низаметдиновның «Геометрия жизни» операсыннан өзекләр яңгырады.
Зинфира Әбделмәнова Уфа дәүләт сәнгать институтын «Музыка белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган. Ул Уфа сәнгать училищесында, Башкорт дәүләт филармониясендә, Уфа шәһәренең Киров районы хакимиятендә, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгында җитәкче вазыйфаларын били.
Хәзерге вакытта Уфа дәүләт нефть техник университетында яшьләрнең мәдәни үсеше үзәге директоры булып эшли. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Зинфира Әбделмәнованың шигърият белән кызыксынуы мәктәп елларыннан ук башлана. Ул Пушкин, Блок, Ахматова, Цветаева иҗатына гашыйк була. Беренче шигырьләрен Булат Окуджава җырларыннан тәэсирләнеп, үз музыкасына текстлар рәвешендә иҗат итә.
Зинфира Әбделмәнова урыс телендә шигырьләр яза. Профессиональ музыкант буларак, ул башкорт һәм татар шагыйрьләре шигырьләренә җырлар иҗат итә. «Бельские просторы» һәм «Уфа» журналларында шигырьләре басылган. 2012 елда Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты авторның «Яңгыр көтәм» дигән шигъри җыентыгын чыгарды.
Күренекле композитор Салават Низаметдинов үз вакытында Зинфира Әбделмәнова турында болай дип язган: «Зинфира Әбделмәнованың шигырьләрендә мине иң элек дөреслек һәм ихласлык җәлеп итә, бу сыйфатлардан шигъри әйтемнәрнең төгәллеге килеп чыга. Метафоралар байлыгы, афоризм һәм лаконизм. Һәм, әлбәттә, музыкальлек, шулай ук хатын-кызлар өчен гаҗәеп фәлсәфи тирәнлек кеше яшәешенең мәңгелек проблемаларын аңлауда».
Зинфира Тимерхан кызының иҗаты Салават Низаметдинов белән «Йокысызлык» хор циклы һәм «Тормыш геометриясе» операсы белән бәйле.
Кичәдә романсларны Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделмәнов, халыкара, Бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Назгөл Ибраһимова искиткеч югары дәрәҗәдә башкарды һәм көчле алкышларга күмелде. Программада Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Хәсбиуллина җитәкчелегендәге Башкортстанның Таһир Сәйфуллин исемендәге дәүләт академия хор капелласы катнашуы ямь өстенә ямь булды. Русиянең атказанган артисты Людмила Воротникова Зинфира Әбделмәнованың шигырьләрен сәхнәдән югары профессиональ дәрәҗәдә укып, тамашачыларны бер көлдерде, бер - елатты, уйга чумдырып, үзе көчле алкышларга күмелде. Программаның музыка җитәкчесе, фортепиано партиясе – Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина булды. Ә инде кичә азагында Зинфира Әбделмәнова үзе дә көчле алкышларга һәм чәчәк гөлләмәләренә күмелде.
Фото: Зөһрә Исламова.