+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан гортензияләре Үзбәкстанга юлланды

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстаннан Үзбәкстанга гортензияләр партиясе җибәрелде.

Башкортстан гортензияләре Үзбәкстанга юлландыБашкортстан гортензияләре Үзбәкстанга юлланды
Башкортстан гортензияләре Үзбәкстанга юлланды
Ишембай предприятиесе экспорт өчен 55 үсенте әзерләгән, дип хәбәр итә "Россельхознадзор"ның республика идарәсе.

Күзәтчелек ведомствосы дәүләт инспекторлары җибәрелә торган гортензияләрнең сыйфатын тикшерде. Энтомологик экспертиза нәтиҗәләре буенча продукция пробаларында зарарлы организмнар ачыкланмаган.

Башкортстанда АПК продукциясен җитештерүчеләр «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның алты елында чит илләргә товар җибәрүне 2,8 тапкыр арттырган: әгәр 2019 елда республика АПКсында экспорт күләме 112,6 млн долларлык 330,9 мең тонна тәшкил итсә, үткән елда күрсәткечләр 320,9 млн долларлык 620 мең тоннага кадәр арткан.

Фото: "управление Россельхознадзора по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас