Башкортстанда барлыгы 1 642 казанлык һәм 4 мең километр җылылык челтәре файдаланыла. Челтәрләр озынлыгы буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында тора. Шул ук вакытта төбәктә инфраструктураның тузуы ил буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк.
Сүз уңаеннан, Башкортстанда 21 объектка капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрелгән, финанслауның гомум суммасы 1,5 миллиард сумнан артык. 115 километр инженерлык челтәрен алмаштырганнар, шулардан су белән тәэмин итү – 93 километр, су агызу – 11 километр, җылылык белән тәэмин итү – 11 километр.
Агымдагы елдан төбәктә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасының 2030 ел ахырына кадәр исәпләнгән икенче этабы старт алды. Чаралар "Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар эшләрне башкару графиклары, шулай ук җылыту сезонына әзерлекнең яңа кагыйдәләре турында фикер алышты (алар федераль дәрәҗәдә бу елның 1 мартында үз көченә керәчәк).
Фото: glavarb.ru