+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Сәламәтлек саклау тармагына акча мул салынган

Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга 2019-24 елларда 33,4 миллиард сум бүленгән, шуның 21,9 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары.

Сәламәтлек саклау тармагына акча мул салынган
Сәламәтлек саклау тармагына акча мул салынган

Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектны гамәлгә ашыруга нәтиҗәләрне республика Хөкүмәте киңәшмәсендә ясадылар.

Биш ел эчендә төбәктә 23 сәламәтлек саклау объекты файдалануга тапшырылган, тагын 99ы капиталь ремонтланган. Моннан тыш, дәваханәләргә һәм поликлиникаларга бу вакыт эчендә 12 184 берәмлек медицина җиһазы һәм 481 санитария автомобиле кайтартылган. Санитария авиациясе ярдәмендә 682 пациентны эвакуацияләгәннәр.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы илкүләм проектында төп басым беренчел звеноны модернизацияләүгә, кадрлар белән тәэмин итүгә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшкә, балалар сәламәтлеген саклауны үстерүгә, шулай ук тармакны санлаштыруга ясалды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас