Русия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта белгечләр тарафыннан алынган коры сөт пробалары “Россельхознадзор” карамагындагы сынау лабораториясендә тулы күләмдә лаборатор тикшеренүләр узган.
"Анализ нәтиҗәләре буенча куркыныч организмнар ачыкланмады. Сөт продукциясе импортер ил таләпләренә туры килә", - дип билгелиләр күзәтчелек ведомствосында.
2025 ел башыннан Башкортстан 44 тоннага якын коры сөт экспортлаган.
Элегрәк Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең Кытай белән хезмәттәшлек планнары турында сөйләде .
«Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла . Аның максаты — 2030 елга чималсыз энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Фото: “100ing.ru”