+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшьләр урманнарны сакларга өйрәнә

Башкортстанның яшь урманчылары һөнәри осталыкларын арттыра.

Яшьләр урманнарны сакларга өйрәнәЯшьләр урманнарны сакларга өйрәнә
Яшьләр урманнарны сакларга өйрәнә
Башкортстанда 10 февральдән 22 февральгә кадәр “Урманнан файдалану һәм урманнарны тергезү инженериясе” компетенциясе буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы уза.

Бу чара яшь кадрларны урманчылык тармагына җәлеп итүгә ярдәм итә. Ә бу эшләр “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру өчен мөһим.

Чемпионатта республиканың төрле районнарыннан 14 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр катнаша, алар урман кишәрлекләрен тикшерү һәм башка биремнәрдә үз осталыкларын күрсәтә. Чемпионат тәҗрибә уртаклашу һәм урман хуҗалыгында инновацияләр кертү, яшь урманчыларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итү мәйданчыгы булып тора.

Фото: министерство лесного хозяйства Башкортостана.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас