+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үзбәкстанда Башкортстан кымызын эчәләр

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Октябрьский шәһәре предприятиесе Үзбәкстанга 19 тонна кымыз озаткан.

Үзбәкстанда Башкортстан кымызын эчәләрҮзбәкстанда Башкортстан кымызын эчәләр
Үзбәкстанда Башкортстан кымызын эчәләр
Бу хакта "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итә.

"Сөт продукциясен җитештерүче һәм тәэмин итүче экспорт сертификациясен узды һәм экспортерлар реестрына кертелде, — дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында. — Кымыз партиясенә 5E экспорт ветеринария сертификаты бирелде".

Агымдагы ел башыннан Башкортстан гомум авырлыгы 57 тонна булган дүрт партия кымыз экспортлаган. Чит ил контрагентларына җибәрер алдыннан Башкортстан кымызы "Россельхознадзор" карамагындагы "ФДБУ" лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләрне узган һәм ЕАЭС илләре таләпләренә туры килә.

Фото: "пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас