Бакалы районының Дияш авылында Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Озак һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бина инде төзелгән, төзүчеләр әле аны инженерлык челтәрләренә тоташтыра.
Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә һәм стандартларга туры киләчәк. Ул Дияш һәм Пенькозавод авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк. Аларда барлыгы 390 кеше яши, шуларның 72се – балалар.
«Без яңа ФАП ачылуын түземсезлек белән көтәбез. Аннары биредә яшәүчеләр яңа, җылы, уңайлы бинада диспансерлаштыру уза, вакцина ясый һәм беренчел медик-санитар ярдәм ала алачак», — диде фельдшер Юлия Малова.
Фото: bashinform.ru