+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Мөһим тармак нәтиҗәле үсешә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау өлкәсендә гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.  

Мөһим тармак нәтиҗәле үсешә
Мөһим тармак нәтиҗәле үсешә

Төбәк өчен әһәмиятле казанышларның берсе сабыйлар үлеменең кимүе булган. Бу күрсәткеч статистик күзәтүнең бөтен тарихында минималь күрсәткечкә кадәр төшкән. 6 ел эчендә ул 40 процентка кимегән – 2019 елда туган 1000 кешегә 6,1 очрактан 2024 елда 3,7 очракка кадәр.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2019 елдан 2024 елга кадәр 33,4 миллиард сум юнәлтелде, шул исәптән 21,9 миллиард сум - федераль бюджеттан. Биш ел эчендә 23 сәламәтлек саклау объекты файдалануга тапшырылды, тагын 99ы капиталь ремонтланды. Медицина оешмасына 12184 берәмлек медицина җиһазы һәм 481 санитария автомобиле кайтарылды. Санитария авиациясе ярдәмендә 682 пациентны эвакуацияләнде. Төп басым беренчел звеноны модернизацияләүгә, кадрлар белән тәэмин итүгә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшкә, балалар сәламәтлеген саклауны үстерүгә, шулай ук тармакны санлаштыруга ясалды. ”Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты иң күп күрсәткечләргә ирешүне күздә тоткан – 54, - дип билгеләде Андрей Назаров.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының бер программасы тармакны кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Башкортстанда «Авыл докторы», «Авыл фельдшеры», «Кече медицина оешмалары өчен табиблар», «Дефицитлы белгечлекләр», «2012 елдан авыл торак пунктларына һәм 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән табиблар» программалары гамәлгә ашырылган. Программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 1861 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән.

Моннан тыш, югары квалификацияле белгечләр әзерләү һәм аларны ведомство буйсынуындагы медицина оешмаларына эшкә урнаштыру максатында максатчан уку турында шартнамәләр төзелә, медицина колледжларында бюджет исәбенә укырга кабул итүнең контроль саннары арттырыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Нефтекамада, Учалыда һәм Октябрьскийда һәм Мәсәгуть авылында медицина колледжларының дүрт филиалы ачылды.

Русия Хөкүмәте Аналитик үзәгенең оператив мониторингы мәгълүматларына караганда, республика 2024 ел нәтиҗәләре буенча «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты бурычларын 100 процентка үтәгән, барлык күрсәткечләргә ирешкән һәм субъектлар арасында алдынгы урынны алган. Шулай ук Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төбәк проектларын гамәлгә ашыруның иң яхшы дүрт тәҗрибәсе билгеләп үтелде: «Сәламәт республика – сәламәт төбәк», «Башкортстан санитар авиациясе», «Башкортстанда онкологик авырулар белән көрәш» һәм «Балалар сәламәтлеген саклау үсеше».

Автор фотосы.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас