Башкортстанның көнбатышындагы Октябрьский - Урыссу автотрассасында Ык елгасы аша күперне реконструкцияләү дәвам итә.
Эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Әле биредә төзелеш эшләре дәвам итә, аннара монтажлауга күчәчәкләр. Бу хакта Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итәләр.
Тимер-бетон күпернең озынлыгы — 238,5 метр, киңлеге 7 метр тәшкил итәчәк. Монда яңа барьер киртәләр һәм култыксалар, хәвефсезлек полосалары барлыкка киләчәк, ике яктан тротуарлар төзекләндереләчәк. Күперне ясалма яктырту белән җиһазландырачаклар.
Фото:УДХ Башкирии