+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров кампус төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

8 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусында булдылар. Биредә “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектының “Заманча кампуслар челтәрен булдыру” федераль проекты кысаларында объектның икенче чираты төзелә башлады.

Радий Хәбиров кампус төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдыРадий Хәбиров кампус төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
Радий Хәбиров кампус төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
Радий Хәбиров шулай ук кампус биналары комплексын төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Башкортстан Башлыгы республика үсеше, югары квалификацияле белгечләр әзерләү һәм төрле тармакларда инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен объектның стратегик әһәмиятен ассызыклады.

- Без фәнгә ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыруга омтылабыз. Бу өлкәдәге эшләрнең күләме сизелерлек артты. Шуңа күрә без республикада фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты төзедек, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бүген Башкортстанның фәнни-мәгариф өлкәсе флагманы булырга тиешле вузара кампусның икенче чиратын төзү мәсьәләләре буенча фикер алышабыз.

Проектны гамәлгә ашыру турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел башында кулланышка кертелгән кампусның беренче чираты базасында IQ-парк эшли. Биредә республиканың әйдәүче югары уку йортлары тикшеренүләр алып бара. Эштә 500дән артык студент һәм яшь галимнәр катнаша. Югары технологияле компанияләр белән хезмәттәшлектә төрле өлкәләрдә алдынгы проектларны гамәлгә ашыралар. “Сбер”ның мәгариф проектының "21 мәктәп", шулай ук Геномный үзәк ачылышына әзерләнә. Моннан тыш, кампуста конференцияләр, осталык дәресләре, мәктәп укучылары өчен экскурсияләр һәм иҗтимагый чаралар уза.

Премьер-министр хәбәр иткәнчә, кампусның икенче чираты проектына алдынгы карарлар һәм технологияләр куллануны исәпкә алып төзәтмәләр кертелде. Объектны 2027 елда төзеп бетерү планлаштырыла.

Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов төбәкнең республиканың фәнни-технологик потенциалын үстерү буенча идарә командасының эшен югары бәяләде.

- Уфа илебездә беренчеләрдән булып 25 кампус төзү буенча масштаблы федераль проектның башлангыч этабын төгәлләде, - диде Айрат Гатиятов. - Сез күп санлы резидентларны яңа мәйданчыкка җәлеп итү буенча нәтиҗәле эш башкардыгыз - әйдәүче югары уку йортлары һәм югары технологияле компанияләр казанышларын берләштердегез. Министрлык вузара студентлар кампусы төзелешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

Киңәшмәдә катнашучылар кампус биналарын терегезүнең юл картасы, аның архитектур һәм планировкалы чишелешләре, шулай ук лаборатория комплексын тулыландыру һәм иҗади яшьләр киңлекләре булдыру турында җентекләп фикер алыштылар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас