+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Уфада кампусның икенче чираты төзелешенә старт бирелде

8 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов белән дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусының икенче чираты төзелешенә старт бирде.

Уфада кампусның икенче чираты төзелешенә старт бирелде
Уфада кампусның икенче чираты төзелешенә старт бирелде

Объект «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Заманча кампуслар челтәрен төзү» федераль проекты кысаларында төзелә. 10- 29 катлы административ һәм торак биналарның булачак комплексы мәйданы 99,7 мең кв.м тәшкил итәчәк. Барлыгы стилобат белән берләшкән җиде манара булачак. Студентлар һәм укытучылар яши торган корпуслардан тыш, биредә уку һәм лаборатория бүлмәләре, спорт объектлары, җәмәгать туклануы нокталары, рекреация зоналары һәм җир асты паркингы булачак.

Радий Хәбиров һәм Айрат Гатиятов “Альфа” манарасы нигезенә бетон агызуны башлап җибәрде, шулай ук гранит плитәдә әлеге вакыйга хөрмәтенә истәлек тактасын беркетте.

- Кампус төзелеше - республиканың югары мәктәбе инфраструктурасын фундаменталь үзгәртү ул. Шунда ук 4,5 меңгә якын студент урыны барлыкка киләчәк. Өстәвенә, бу гади аңлауда тулай торак кына түгел. Биредә студентлар тормышы һәм укуы өчен уңайлы мохит формалаша. Янәшәдә театр да, стадион да бар, - диде Радий Хәбиров. - Кампусның коворкинглар, стартаплар, лабораторияләр булган беренче чираты да биредә. Ягъни яшь кеше, югары уку йортына кергәч, сыйфатлы уку өчен кирәкле бөтен нәрсәне ала. 2027 елның декабрендә бу объектны без тапшырырга тиеш.

- Барыннан да элек, Башкортстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Радий Фәрит улына моннан өч ел элек булачак кампус өчен мәйданчык сайлау турында карар кабул иткән өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Республика конкурс буенча сайлап алуда беренче җиңүчеләр арасында булды, һәм бу этапларның берсен төзүне төгәлләгән беренче төбәк. Ел буе IQ-парк уңышлы эшләп килә, - диде Айрат Гатиятов. - Булачак кампусның ничек булачагы, чыннан да, бөтен шәһәр өчен мөһим. Өстәвенә, ул, энҗе бөртеге кебек, Уфаның нәкъ үзәгендә урнашкан. Студентлар беренче класслы шартларда яшәячәк, җылы күчеш тулай торакны IQ-парк бинасы белән тоташтырачак, анда алар укыячак һәм булачак эш бирүчеләр белән очрашачак. Бу яңа белем бирү стандарты. Төзелеш сроклары бик киеренке. Һәм мин ышанам, республикада зур проектларны тормышка ашыра торган төзүчеләр командасы барысын да кирәк вакытта тапшырачак. Уңышлар телим!

Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас