Кичә күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Дәүләкән районы предприятиесе тарафыннан Азәрбайҗан һәм Грузиягә экспорт өчен әзерләнгән 200 тонна арыш онын тикшергән. Предприятиенең фитосанитар документлар бирүгә заявкасы буенча арыш оны партиясе тикшерелгән, лаборатор тикшеренүләр уздыру өчен пробалар алынган.
"Энтомологик һәм гербологик экспертиза нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар һәм икмәк запаслары корткычлары ачыкланмады. Башкортстан оны импортер илләрнең фитосанитар хәвефсезлек таләпләренә туры килә", - диләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Февральдә Дәүләкән районыннан шул ук предприятие Азәрбайҗанга 133 тонна арыш оны экспортлаган иде инде.
Исегезгә төшерәбез: “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Фото: api.bashinform.news