+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башка төбәкләр өчен дә үрнәк булачак

Радий Хәбиров Университетларны үстерү программаларын гамәлгә ашыру советы утырышында катнашты.

Башка төбәкләр өчен дә үрнәк булачак
Башка төбәкләр өчен дә үрнәк булачак

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасында катнашучы университетларны үстерү программаларын гамәлгә ашыру советы утырышында катнашты, аны Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков үткәрде. Советка Русия Фәннәр академиясе, алдынгы индустриаль компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре керде. Бу елдан «Приоритет 2030» программасы «Яшьләр һәм балалар» яңа гомумудәүдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Утырышта Совет әгъзаларына Уфа дәүләт нефть техник университеты (УДНТУ), Башкорт дәүләт медицина университеты (БДМУ) һәм Уфа Фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) үсеш программаларын тәкъдим иттеләр. Бу югары уку йортлары 2022 елдан башлап ел саен федераль бюджеттан «Приоритет 2030» программасы буенча субсидияләр рәвешендә грантлар ала. Грантның база өлешенең минималь күләме 100 млн сум тәшкил итә, махсус өлеше билгеле бер формула буенча исәпләнә һәм 1 млрд сумга җитә.

Әйтик, Уфа Фән һәм технологияләр университеты, «Приоритет 2030» проектында катнашып, «зур университет» булдыру буенча төп интеграцион процессларны төгәлләде. Якындагы 10 елга төзәтелгән стратегик программа кысаларында вуз, төп юнәлешләрнең берсе буларак, яңа буын авиация двигателенең критик технологияләрен эшләүне максат итеп куя.

Уфа дәүләт нефть техник университеты төбәкнең әйдәп баручы инженер белеме бирү үзәге статусын раслады. Биредә техник профильле студентларның 50 проценттан артыгы белем ала. Индустриаль партнерлар белән багланышлар югары уку йортына үз стратегиясен актуальләштерергә һәм игътибарны өч юнәлештә – нефть химиясе өчен яңа материаллар эшләүгә, нефть-газ активларын автономияләштерүгә, шулай ук интеллектуаль машина төзелешен үстерүгә юнәлтергә мөмкинлек бирде.

Башкорт дәүләт медицина университеты үз алдына амбициоз максат куя – тикшеренү университетына трансформалашырга. Югары уку йорты фәнни эшчәнлеген Үзәк кампус, клиника һәм Евразия НОЦ вузара студентлар кампусының беренче чираты базасында үстерә. 2024 елда, халыкара рейтинглар нигезендә, БДМУны Русиянең иң яхшы төбәк медицина югары уку йорты дип таныдылар.

Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина билгеләп үткәнчә, төбәк югары уку йортларын үстерүнең төп юнәлешләренең берсе – фәнни җәмәгатьчелекнең бизнес белән үзара бәйләнеше. "Приоритет 2030" программасы бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә.

- Безнең максат - фән һәм бизнесны берләштерү генә түгел, ә аларның союзын озак вакытлы һәм продуктив итү. Ышанам ки, дөрес якын килү ярдәмендә без үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле моделен төзи алачакбыз, ул республикада гына түгел, башка төбәкләр өчен дә үрнәк булачак, – диде Светлана Мостафина.

Совет утырышы йомгаклары буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика вузларын үстерүдә дәүләт ярдәменең мөһимлеген ассызыклады.

- Башкортстан университетларының «Приоритет 2030» стратегик лидерлык программасында катнашуы безгә җитди федераль акчалар җәлеп итәргә, матди-техник базаны сизелерлек яңартырга, яңа җиһазлар сатып алырга, ә иң мөһиме – югары технологияле эшләнмәләр өлкәсендә чын алгарыш ясарга мөмкинлек ача, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Болар барысы да Башкортстанга Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында лидерлык позициясен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас