+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Халык күпер ремонтын күптән көтә иде

Дүртөйле районында Агыйдел аша күперне ремонтлый башладылар.

Халык күпер ремонтын күптән көтә идеХалык күпер ремонтын күптән көтә иде
Халык күпер ремонтын күптән көтә иде
Дүртөйле районында Агыйдел аша 745 метрдан артык озынлыктагы күперне ремонтлый башлаганнар. Хәзер биредә төзелеш мәйданчыклары җиһазландырыла, тиешле юл билгеләре куела- . Бу “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты буенча ремонтлау планлаштырылган иң зур күпер, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Дүртөйле - Нефтекама трассасында, Дүртөйле белән Яңа Биектау арасында урнашкан күперне 1990 елда ук төзегәннәр. Ремонт хәрәкәт итү хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кирәк. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова сүзләренә караганда, биредә көн саен якынча 4 мең автомобиль уза. Күпернең металл конструкцияләрен коррозиядән чистарту, терәкләрне ныгыту, гидроизоляцияне, култыксаларны һәм барьерларны алмаштыру, яктыртуны яңарту планлаштырыла. Ремонт вакытында биредә хәрәкәт чикләнәчәк, транспорт бер полоса буенча йөриячәк.

Фото:правительство РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас