Эшләр Әлшәй, Архангель, Белорет, Благовар, Бүздәк, Баймак, Зилаер, Иглин, Караидел, Кырмыскалы, Краснокама, Күгәрчен, Мишкә, Нуриман, Чишмә, Салават, Стәрлебаш һәм башка районнардагы объектларда планлаштырылган.
– Безнең төп бурычыбыз - республика халкы һәм кунаклары өчен юлларда имин һәм уңайлы йөрүне тәэмин итү, шулай ук шәһәрләр, авыллардагы һәм авыллар арасындагы юл челтәрен үстерү. Быел эшләр Архангель районында Агыйдел күпере аша чыгу урыннарында, Хәйбулла районында Таналык елгасы янында һәм башка шундый зур объектларда планлаштырыла, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Барлык эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте