-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Карламанбашта яңа ФАП төзелә

Кырмыскалы районының Карламанбаш авылында “Дәвалау һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелә. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, эшләр агымдагы елда тәмамланырга тиеш.

Карламанбашта яңа ФАП төзелә
Карламанбашта яңа ФАП төзелә
Булачак бина урынына нигез салынган, металлдан каркас, түбә һәм киртәләр ясалган. Яңа ФАП Карламанбаш һәм Яңа Куганак авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк: аларда 293 кеше яши.


«Авылда медицина хезмәтләре дәрәҗәсен күтәрү - безнең төп максатларыбызның берсе. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән пациентлар диспансерлаштыру уза, вакцинацияләнә һәм заманча техника белән җиһазландырылачак якты һәм иркен бинада беренчел медицина-санитария ярдәме ала алачак. Биредә аларга кирәкле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк», - дип билгеләп үтте Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Феликс Сакаев.

Фото: национальныепроекты.рф

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: