+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

"Гаиләләргә ярдәм даими булачак"

Русия Федерациясе Хөкүмәте Дәүләт думасына үз эшчәнлеге нәтиҗәләре, шул исәптән Дәүләт думасы куйган мәсьәләләр буенча еллык хисаплар тапшыра. Бүген Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2024 елда нәрсәләргә ирешелгәнлеге һәм киләчәккә планнар турында җентекләп сөйләде. Аның чыгышында илдә гаилә институтын үстерү турында да сүз булды.

"Гаиләләргә ярдәм даими булачак"
"Гаиләләргә ярдәм даими булачак"

- 2024 ел Президент карары белән Гаилә елы дип игълан ителде. Һәм без балаларын тәрбияләүче ата-аналарга ярдәмне көчәйттек. Ул бала тууга әзерләнгәннән алып аның мөстәкыйль тормышы башланганчыга кадәр була. Мондый эш өчен ышанычлы нигез «Демография» гомумдәүләт проекты тарафыннан салынган иде, һәм аның кысаларында Ана капиталын бирү дәвам итте, - диде ул.

Русиядә алтынчы ел рәттән ул беренче бала тугач ук билгеләнә. 2022 елдан аны факттагы инфляция буенча индексацияләүгә кайттылар. Аны куллану мөмкинлекләре арта. Президент әлеге механизмны керткәннән бирле инде 14,5 миллионга якын сертификат бирелгән.

Ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайттылар.

- Ата-аналар өчен социаль гарантияләрне киңәйтәбез. Алдагы хисапта мин җентекләп әйттем, йөклелек һәм бала табу буенча түләүнең максималь күләме 565 мең сумга җиткән. Хәзер ул 800 меңгә якынлашкан. Ә бала карау буенча пособие хәзер хезмәт эшчәнлегенә вакытыннан алда кайткан очракта да саклана – сабыйга ел ярым тулганчы.

Авырлыкларны җиңәргә гаиләләргә социаль контракт һәм бердәм пособие ярдәм итә.

Яңа механизм да кертәбез. Киләсе елның июненнән керемнәре төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булган, ике һәм аннан да күбрәк балалы, эшләүче ата-аналар еллык түләүне рәсмиләштерә алачак. Ул алар түләгән физик бершмлекләр керемнәренә салымның яртысыннан күбрәген тәшкил итәчәк. Һәм без сезнең белән бергә, хөрмәтле депутатлар, ул чакта закон проектын әзерләдек. Ул Президент тарафыннан имзаланган.

Шуның нәтиҗәсендә мондый ярдәм 10 миллионга якын бала тәрбияләүче 4 миллион гаиләгә мөмкин булачак, - диде Михаил Мишустин.

Күп балалы гаиләләргә бездә аерым игътибар бирелә. Дәүләт башлыгы кушуы буенча бөтен ил буенча шундый гаиләләрнең бердәм статусы булдырылды. Кайбер преференцияләр федераль дәрәҗәдә каралган. Мәсәлән, ипотеканы каплау өчен югары салым тотып калуы яки 450 мең сум субсидия. Аннан узган ел 160 меңгә якын гаилә файдаланган. Өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туганда аның гамәлдә булуын 2030 ел ахырына кадәр озайтылды.

Шулай ук төбәк ташламалары да бар.

- Иң мөһиме, ата-аналарга ярдәм итү өчен системалы эш барлык дәрәҗәләрдә дә алып барыла. Һәм әлбәттә, ул һичшиксез дәвам итәчәк. Хәзерге кебек үк, гражданнар белән кире элемтәне исәпкә алып, - диде ул.

Бу җәһәттән политолог, медиаэксперт Александр Кобыскан үз фикерләрен белдерде.

- Шуны билгеләп үтәсем килә, гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Ә гаиләләрнең иминлеге - илнең ныклы киләчәге күрсәткече. Шуңа да гаиләләрне үстерү Дәүләт думасы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.

Гаиләләрнең иминлеген үстерү программалары ел саен арта. Моңа төрле программалар, гаилә ипотекасы, бала тәрбияләү буенча пособиеләрнең артуы, бала тәрбияләүче гаиләләр өчен салымнарның киметелүе һәм башкалар керә. Боларның һәркайсы гаиләләрнең матди хәлен ныгыта.

2026 елда тагын бер башлангыч гамәлгә кертеләчәк - аз тәэмин ителгән, ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен пособиеләр булдыру. Әлеге башлангычларның һәркайсы балалар тууны үстерүгә хезмәт итә. Шуңа да Михаил Мишустин атаган һәр үзенчәлекле урынлы, вакытлы һәм бик кирәкле дип саныйм, - диде ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: