-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Гаскәровчылар федераль гастрольләрен башлады

25 мартта, Мәдәният хезмәткәрләре көнендә, Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә чыгыш ясады.

Гаскәровчылар федераль гастрольләрен башлады
Гаскәровчылар федераль гастрольләрен башлады


Концерт илебез Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә «Без - Русия» федераль программасы кысаларында узды. Проект "Росконцерт" тарафыннан гамәлгә ашырыла. Коллектив «Дөнья халыклары биюләре» концерт программасын тәкъдим итә.

Программаның беренче бүлегендә башкорт хореографиясе классикасы — «Зарифа», «Җиде кыз», «Төньяк амурлары» һәм Фәйзи Гаскәров мирасының алтын фондыннан башка биюләр, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бию композицияләре тәкъдим ителде.

Гаскәровчылар концертының икенче бүлегендә дөнья халыклары: испан, казах, аргентина, кытай биюләре һәм башка матур куелышлар күрсәтелде.

Коллективның күптән түгел Мәскәүнең Кремль сараенда сольный концерты булды. Гаскәровчылар ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында илнең иң яхшы һәм абруйлы концерт мәйданчыкларының берсендә «Дөнья халыклары биюләре» юбилей программасын тәкъдим итте һәм 5 меңнән артык кешене җыйды.

Фото: https://culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: