+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанның пилотсыз авиасистемалары фәнни үзәге аккредитация узды

27 мартта Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Пилотсыз берләштерелгән технологияләр" оешмасына "Пилотсыз авиация системалары технологияләрен үстерү өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәге" статусын бирде.

Башкортстанның пилотсыз авиасистемалары фәнни үзәге аккредитация уздыБашкортстанның пилотсыз авиасистемалары фәнни үзәге аккредитация узды
Башкортстанның пилотсыз авиасистемалары фәнни үзәге аккредитация узды

«Пилотсыз авиация системалары» гомумдәүләт проектының «Пилотсыз авиация системаларын һәм комплектлаучыларын эшләү һәм җитештерү» федераль проекты кысаларында Башкортстанда шундый үзәк төзү каралган.

Ул төрле тармаклар өчен БАС технологияләрен эшләү, җитештерү һәм куллану буенча махсуслашырга тиеш иде. Өстенлекле юнәлешләр арасында: авыл һәм урман хуҗалыклары, гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү, инфраструктура мониторингы, фәнни тикшеренүләр, белгечләрне укыту, сервис хезмәте күрсәтү, консалтинг, шулай ук комплектлаучы һәм программа белән тәэмин итү.

- Яңа статус алу Башкортстанның фәнни-җитештерү үзәге пилотсыз авиация системалары технологияләрен үстерү өлкәсендәге барлык таләпләргә туры килә дигәнне аңлата. Бу - НПЦ резидентларына производстволарны урнаштыру һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктураны кулланырга, федераль дәүләт ярдәме чараларын, шул исәптән Милли технологик инициатива фонды грантларын җәлеп итәргә, барлык кирәкле ташламаларны алырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас