+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Иглин районында юллар ремонтланачак

Быел Иглин районында “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты буенча 25 километрдан артык юл ремонтланачак. Бу хакта төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Иглин районында юллар ремонтланачак
Иглин районында юллар ремонтланачак

- Иглин районында юл-транспорт торышын планлы рәвештә яхшыртабыз. Узган елда биредә төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 57 чакрым юл ремонтланган. Шул исәптән Иглин - Кальтәү юлының 13,5 километры норматив хәлгә китерелде, "Звездный" бистәсендә мәктәп юлы төзелде, биш бакчага юл ремонтланды һәм башка юллар төзекләндерелде, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов.

Эшләр Уфа - Иглин - Красная Горка - Павловка, Алаторка - Охлебинино һәм башка юнәлештәге юлларда үткәреләчәк. Шулай ук бакча участокларына илтүче 7 километр юлны яңарту һәм Иглин – Красный Восход юнәлешен ремонтлауны төгәлләү планлаштырыла. Моннан тыш, халыкның транспорт белән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен ел башыннан Дим – Шакша шәһәр электричкасы маршруты Иглингә кадәр озайтылды. Шулай ук, тимер юл станциясендә гражданнарга уңайлы булсын өчен Иглин транспорт-күчеп утыру узелы төзекләндерелде.

Фото: национальныепроекты.рф

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас