+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үз-үзеңне кредит алудан тый!

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы  «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда яңа «Самозапрет» сервисы эшли башлады.

Үз-үзеңне кредит алудан тый!Үз-үзеңне кредит алудан тый!
Үз-үзеңне кредит алудан тый!

Аның аша 242 меңгә якын гариза бирелгән. Хәзер "Дәүләт хезмәтләре" порталында үз-үзеңне мошенниклардан саклап, кредитлар рәсмиләштерүгә үз-үзеңне тыюны кертергә мөмкин.

- Яңа сервис үзеңне мошенниклардан берничә төймәгә басу белән якларга мөмкинлек бирә. Граждан кредитларны аның катнашлыгыннан яисә раслаудан башка рәсмиләштерүне тыярга мөмкин. Моны "Дәүләт хезмәтләре"ндә «Самозапрет» сервисы аша эшләп була,- диде санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Махсус хәвефсезлек платформасы:
- барлык төр тыюларны үз эченә алган тулы тыюны;
- кредит яисә микрофинанс оешмасында дистанцион һәм үзең килеп кредит алуны тыюны урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Хезмәт ике көн дәвамында күрсәтелә. Аны рәсмиләштергәннән соң, тыю турында белдерү шәхси кабинетка килә, ул белдерү алганнан соң икенче көнне эшли башлый.

Үз-үзен тыюны кулланучы үзе генә гамәлдән чыгара ала.



Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас