+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Русиядә туризмны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утыры узды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Русия Федерациясендә туризмны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Аны ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко үткәрде. Көн тәртибендә - 2024 ел һәм кышкы чор нәтиҗәләре, шулай ук киләсе җәйге сезонга әзерлек.

Русиядә туризмны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утыры уздыРусиядә туризмны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утыры узды
Русиядә туризмны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утыры узды

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, узган ел «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәләт проектын гамәлгә ашыруның беренче этабы тәмамланды, ул 2021 елда Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча старт алды.

– 2024 ел нәтиҗәләре буенча без гомумдәүләт проектның барлык планлаштырылган күрсәткечләренә ирештек. Туристик сәфәрләр саны 90 миллион кешедән артып китте. Бу 2021 ел белән чагыштырганда, 37 процентка күбрәк. Классификацияләнгән чараларда номерлар бездә инде 872 меңнән артык, чит ил туристлары саны 9,7 миллион кеше тәшкил итте. Без кызыксынуның үсүен күрәбез, - дип белдерде Дмитрий Чернышенко. - Проектны уңышлы гамәлгә ашыру аны 2030 елга кадәр озайтырга мөмкинлек бирде. Проектның максатлары шактый амбициоз куелган. Барыннан да элек тулай эчке продуктта туризм өлешен агымдагы елдагы 2,9 проценттан 2030 елга - 5 процентка кадәр арттырырга, ә туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкыр арттырырга кирәк.

Радий Хәбиров үз чыгышында Башкортстанда узган кышкы туристик сезон һәм кунакчыллык индустриясен үстерү планнары турында сөйләде.

- Без туристларны алдагы кышка караганда 29 процентка күбрәк кабул иттек. Бу чорда республика шулай ук мәдәни һәм спорт чараларын яратучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелә. Мәсәлән "Терра зима" бәйрәменә бездә 55 мең кеше җыела, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

- Башкортстан җәйге сезонда 2 миллионнан артык туристны кабул итәргә әзер. Моның өчен бездә барлык кирәкле шартлар тудырылган. Без кунакларны башкорт җирендә күрүебезгә һәрвакыт шат, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас