+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фабрикада сакчыл технологияләр кертелә

Башкортстанда корпус җиһазлары җитештерү буенча лидерларның берсе булган «Велес» мебель фабрикасы «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кушылды, дип хәбәр иттеләр Төбәк компетенцияләр үзәгендә.

Фабрикада сакчыл технологияләр кертеләФабрикада сакчыл технологияләр кертелә
Фабрикада сакчыл технологияләр кертелә

2001 елда нигез салынган компания кунаклар, йокы һәм яшүсмерләр бүлмәләре өчен җиһазлар җитештерә. Бөтен продукция сертификацияләнгән, Русиянең 15 төбәгенә һәм Казахстанга озатыла.

«Сакчыл технологияләр кертүне без фасадларны вакуумлау участогыннан башлыйбыз. Аны оптимальләштергәннән соң, башка технологик процессларга уңай тәҗрибәне таратабыз Безнең максат - продукция җитештерүне 30 процентка арттыру", - дип белдерде предприятиенең генеральный директоры Руслан Сәлахов.

Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре предприятиедә эшли башлады инде. Беренче этап - хезмәткәрләрне укыту. Моның өчен компаниянең эш төркеме "Җитештерү процесслары фабрикасы" укыту мәйданчыгында шөгыльләнгән.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас