+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Милли кием көне белән!

Бүген Башкортстанда республика халыкларының милли киеме көне билгеләп үтелә.

Милли кием көне белән!Милли кием көне белән!
Милли кием көне белән!


Әлеге бәйрәм республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән елына ике тапкыр — апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгаларында билгеләп үтелә. Ул ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Мәдәният министрлыгы һәм Уфа шәһәре мэриясе зур программа әзерләде. Теләге булган һәркем чараларда катнаша ала.

"Бу үзенчәлекле көндә без кабат үз мәдәниятебезнең чыганакларына кагылабыз, ата-бабаларыбызның бай мирасына, тарихына һәм гореф-гадәтләренә чумабыз, - дип язды үзенең сәхифәсендә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. - Һәр костюм гасырлар буе гармониядә һәм үзара аңлашып яшәүче республикабыз халыкларының үзенчәлекле тәңгәллеген чагылдыра. Милли кием көне белән!»

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас