

34,7 миллард сум федераль акча җәлеп ителгән. Шуның якынча 90 проценты өч гомумдәүләт проектына туры килә: «Яшәү өчен инфраструктура» (13,4 млрд сум), «Яшьләр һәм балалар» (16,9 млрд сум), «Дәвамлы һәм актив тормыш» (6,5 млрд сум).
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың «икенче чор»ның 12 гомумдәүләт проекты составында 40 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, яңа юнәлешләр дә өстәлгән. Алар арасында - терәк торак пунктларны үстерү, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, технологик лидерлык проектлары.
"Масштаблы эш көтә. Быел гына да, мәсәлән, 14 объектны файдалануга тапшырырга, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендә 49 объектка капиталь ремонт ясарга кирәк. 164 иҗтимагый территорияне төзекләндерергә кирәк булачак", - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Фото: bashinform.ru