2020 елдан республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшләнгән “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты эшләп килә. Бу вакыт эчендә ул чын-чынлап халыкчанга әйләнде: узган елда төрле программаларда һәм чараларда 470 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яки республикада яшәүчеләрнең яртысы катнашты (барлыгы Башкортстанда алар 936,3 мең кеше). Агымдагы елдан «Башкортстанда озын гомерлелек» төбәк программасы «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңа, кызыклы чаралар тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Гомер озынлыгы арткан саен, өлкәннәрнең күбесе активлыкны сакларга, ял вакытын төрлеләндерергә, пенсиягә чыккач та дөнья күрергә омтыла.
«Башкортстанда озын гомерлелек” проекты ике максатны күздә тота. Беренчесе — кешенең гомерен озайту. Ә икенчесе— ул яхшырак, уңайлырак яшәсен. Күзләре янып, энергияләре ташып торсын, сәламәтлекләре ныклы булсын», – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Проект җиде юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" юнәлеше пенсия яшендәгеләр өчен аеруча популяр. Проектны гамәлгә ашыру дәверендә республикада һәм аннан читтә 56 меңнән артык кеше сәфәрдә булган. Өлкән буын туристлары республиканың төрле почмакларына бушлай бер көнлек турга юллана. Киң билгеле Шиханнар, матур Бөрҗән яклары, Уфа яки сәүдәгәрләр Бөресе, Красный ключ чишмәсе — бу әле тәкъдим ителгән маршрутларның тулы исемлеге дә түгел. 2023 елдан программада катнашучыларның якын чит илләргә бару мөмкинлеге барлыкка килде. Беларусь һәм Үзбәкстанда сәфәрдә булучылар бик күп тәэссоратлар алып кайта.
Программада катнашучылар сәфәрләре турында бик теләп уртаклаша.
Шушы көннәрдә Благовар районыннан 50 пенсионер Нуриман районында сәфәрдә булып кайтканнар.
Алар “Святые кустики” Успенский Изге-Георгий ирләр монастыренда, Красный ключ чишмәсендә һәм Павловка сусаклагычында булган.
“Безне Языково авылыннан зур уңайлы автобуста Нуриман районына сәфәргә алып киттеләр. Башта Красный Ключ табигый паркында тукталдык, экскурсовод Елена Карпова бик тәфсилләп аның тарихы белән таныштырды. Якында гына урнашкан хатын-кызлар монастыренда, Павловка сусаклагычында булдык, һәркайсының тарихы белән якыннан таныштык. Аннары Благовещендагы “Святые кустики” Успенский Изге-Георгий ирләр монастырена юл тоттык. Андагы матурлыкны, чисталыкны, тирә-ягын бизәп торган төрле-төрле чәчәкләрне күреп исебез китте. Сәяхәт вакытында безне бик тәмле итеп ашаттылар.
Безнең республикада матур урыннар бик күп. Без, авыл кешеләре,һәрвакыт эштә булдык, сәяхәт итәргә вакытыбыз җитмәде. «Башкортстсан озынгомерлелек. Туризм” программасына, искиткеч сәяхәтләр оештыручыларга зур рәхмәт! Безне бу сәяхәттә озатып йөрүче район хакимияте вәкилләре Азат Мофазаловка, Марина Кулуевага, Кристина Ивщукка бик рәхмәтлебез.
Экскурсия югары дәрәҗәдә узды, барысы да ошады. Безнең өчен бик матур, файдалы, кызыклы ял булды, — дип тәэссоратлары белән уртакаштылар Каргалытамак авылында яшәүче Рузилә Килмәмәтова, Зөлфия Еникеева һәм Каргалы авылында яшәүче Эльвира Еникеева.
Шунысы мөһим, өлкән яшьтәге кешеләр өчен булдырылган программада һәр пенсионерга катнашу мөмкинлеге тусын иде.