+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Киләчәктә дә колачлы уртак проектлар булачак!"

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXIV Мәскәү Пасха фестивале кысаларында маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин һәм Зур театрларның берләштерелгән симфоник оркестры концертында булды.

"Киләчәктә дә колачлы уртак проектлар булачак!""Киләчәктә дә колачлы уртак проектлар булачак!"
"Киләчәктә дә колачлы уртак проектлар булачак!"


Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Морис Равель, Клод Дебюсси, Николай Римский-Корсаков, Игорь Стравинский, Петр Чайковский, Макс Брух һәм Вольфганг Амадей Моцарт әсәрләре яңгырады.

Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров Валерий Гергиевка һәм Русиянең төп театрлары музыкантларына Уфада чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерде.
- Бу тылсымлы музыка кичәсе өчен Башкортстанда яшәүчеләр исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм. Мәскәү Пасха фестивале Уфа өчен иң якты мәдәни вакыйгаларның берсе булды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры коллективының Зур театр белән багланышларының мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без "Рахманинов. Симфония длиной в жизнь" балетын уңышлы тәкъдим иткән труппабызга ярдәм иткәннәре өчен театрга аеруча рәхмәтле. Мәскәүнең Зур театрының тарихи сәхнәсендәчыгыш ясау - безнең өчен бик зур дәрәҗә, – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе, шулай ук, Мариин театры музыкантларына дәүләт бүләкләре тапшырды – «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә виолончельче Олег Сендецкий һәм альтчы Юрий Афонькин лаек булдылар.

Мариин театрының генеральный директоры һәм сәнгать җитәкчесе, Зур театрның генеральный директоры Валерий Гергиев, үз чиратында, киләчәктә булачак колачлы уртак проектларга ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елның маенда XXIII Мәскәү Пасха фестивале концертларының берсе, шулай ук, Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас