Ул Стәрлетамакка эшлекле сәфәре барышында республикадагы иң зур ташландык коммуналь калдыклар чүплегендә булды.
Бу чүплек 70 ел элек барлыкка килгән һәм шул вакыт эчендә 18,1 гектарга кадәр «үскән» — монда 1,5 миллион кубометр чүп җыелган. Рекультивация техник һәм биологик этаплардан торган. Чүплекнең өстен саклагыч катлам һәм уңдырышлы туфрак белән каплаганнар, территорияне төзекләндергәннәр һәм киртәләп алганнар.
Алексей Касьянов Стәрлетамак шәһәре җирлегендә санкцияләнмәгән чүплекне этаплап бетерү процессы белән танышты.
- Башкортстанда калдыклар белән эш итүнең заманча системасын булдыруга зур игътибар бирелә. Узган елларда республика «Экология» юнәлеше буенча федераль проектларда катнаша һәм финанслау ала алды. Без Стәрлетамакта эшләрнең тулы күләмдә һәм сыйфатлы башкарылуын күрәбез. Алда әле бурычлар күп. Без чүп-чарны вакытында җыюны һәм чыгаруны оештырып кына калмыйча, аны дөрес итеп сортларга аерырга, утильләштерергә тиеш. 2030 елга мондый максатларны төбәкләр алдына Русия Президенты куя, - диде Алексей Касьянов.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Данил Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, чүплекне бетерү буенча барлык эшләр уңышлы тәмамланган, әмма җирне тулысынча тергезүгә юл озын — территория яңадан элекке матурлыгына ирешкәнче еллар узачак. Киләчәктә бу урын яңадан гүзәллеккә күмеләчәк.
Фото:СРК нацпроекты