Агымдагы елда Башкортстанда республика бюджеты исәбенә Мәсәгуть педагогия колледжын, Акъяр тау колледжын, шулай ук Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмәдәге филиалының уку корпуслары ремонтланачак. Моннан тыш, 2025 елда «Профессионалитет» федераль проектының грант алучы 5 колледжында капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Аларның һәркайсына республика бюджетыннан 50шәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Быел шулай ук капиталь ремонт үткәрү федераль программасы кысаларында 3 колледж ремонтланачак (Башкортстан эретеп ябыштыру-монтаж җитештерү, Салават мәгариф, Стәрлетамак политехника колледжлары). Бу максатларга федераль бюджеттан 282,1 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
2026 елда Дуван күппрофильле колледжының Яңа Балакатай авылындагы филиалында модульле тулай тораклар төзү, әлеге уку йортының Малояздагы филиалында тулай торакны ремонтлау, шулай ук Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалыдагы филиалында уку корпусын һәм тулай торакны ремонтлау планлаштырыла. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан финанслау «Профессионалитет» федераль проектында катнашучы һәм грант алучы 8 колледжка бүлеп биреләчәк. Алар шулай ук 50шәр миллион сум алачак.
Федераль программа буенча 5 колледжда ремонт дәвам итәчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 426,6 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, 2027 елга Иглиндагы Башкортстан агросәнәгать колледжы филиалының уку корпусын 50 миллион сумга ремонтлау планлаштырылган.
Фото:Азат Мухамедьянов