Мәләвез предприятиесе Конгога 27 тонна туңдырылган күркә итеннән ярымфабрикатлар экспортлаган, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Агымдагы ел башыннан бу Африкага Башкортстан күркәсенең алтынчы тапкыр җибәрелүе. Конгода сатылган ит продукциясенең гомуми авырлыгы 162 тонна тәшкил иткән.
Моннан тыш, күркә җитештерү буенча шул ук предприятие шушы көннәрдә күркә итеннән туңдырылган ярымфабрикатларны Әзербайҗанга 18,5 тонна экспортлаган. Ел башыннан Әзербайҗанга Башкортстаннан күркә итеннән ясалган, гомум авырлыгы 124 тонна булган җиде партия туңдырылган ярымфабрикат озатылган.
Предприятие продукциясе үрнәкләре “Россельхознадзор” карамагындагы аккредитацияләнгән лабораториядә тиешле лаборатор тикшеренүләр узган. Башкортстан җитештерүчесе продукциясе импортер илләрнең барлык таләпләренә тулысынча туры килә, дип билгелиләр күзәтчелек ведомствосында.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» гомумдәүләт максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Фото:телеграм-канал Радия Хабирова, архивное фото