+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча конкурста катнаша

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Җәмәгать киңлекләре сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда төбәкнең торак пунктларын төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкортстан уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча конкурста катнашаБашкортстан уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча конкурста катнаша
Башкортстан уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча конкурста катнаша

Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Тормыш өчен иминлек» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» (ФКГС) федераль проекты кысаларында 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен рейтинг тавыш бирү уза.

Быел халыкка сайлау өчен 241 локация тәкъдим ителде – парклар, скверлар, урамнар һәм мәйданнар, шуларның 159ы алга таба төзекләндерү эшләре белән җиңүче булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы биш елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча Башкортстанда 806 иҗтимагый территория тәртипкә китерелде. Бу максатларга якынча 8,2 миллиард сум юнәлдерелгән, шул исәптән 7,6 миллиард сум – федераль бюджеттан. 2025 елда планнарда – узган ел халык тавыш биргән 94 иҗтимагый киңлекне тәртипкә китерү.

Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты директоры Ога Сарапулова X бөтенрусия конкурсында катнашу өчен әзерләнгән гаризалар турында сөйләде. Быел сайлап алуда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 10 инициатива катнашачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас